Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Курган өлкәсенең янгын булган Эчкен авылы балалары Казанга килде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Актанышның «Бүләк» лагерендә Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен «Тел» сменасы башлана. Ул 1 июньнән 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Лагерьда Эчкен авылыннан 30 укучы һәм татар теле, әдәбияты укытучысы да була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, 1 июнь көнне, Йолдыз (Эчкен) авылы балалары Казанга килде. Балаларга Казан буйлап экскурсия планлаштырылган. Бөтендөнья татар конгрессы бинасына да керәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, 8 май иртәсендә Курган өлкәсендәге татар авылы тулысынча диярлек янып бетте. Бары тик мәчет, берничә йорт, мәктәп һәм мәдәният йорты гына калды. Бүгенге көндә зыян күрүчеләргә тиз арада авылны торгызу, төзелеш буенча эшләр башларга кирәк. Шуңа күрә авыл халкына матди ярдәм җыю өчен махсус счет ачылды. Теләге булган һәр кеше Йолдыз авылы халкына матди ярдәм күрсәтә ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз