news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге хәрбиләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыйган

2023 елның 14 октябрендә Курган өлкәсенең татар мәдәнияте үзәгендә “Солдатка Посылка” акциясе кысаларында «Ак калфак» оешмасы әгъзалары токмач әзерләгән, хәрбиләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыйганнар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аннары оешма әгъзалары «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә катнаштылар. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot