news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә “Уйна, гармун” фестивале узды

Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә “Уйна, гармун” фестивале узды
Фото: tatar-congress.org

3 февраль көнне Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә «Уйна, гармун» фестивале узды. Чарада Курган өлкәсеннән гармунчылар катнашты. Иң олы гармунчыга – 90 яшь. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны татар жырларын жырлап, милли ашлар пешереп «Ак калфак» оешмасы ханымнары каршы алды. Шатров муниципаль округы гармунчысы, «Изге ай» фольклор төркеме җитәкчесе Адылгарай Сурмәтов Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хәзмәтлер өчен» медале белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot