news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсенең Өчкүл авылында «Балалар Сабан туе» традицион бәйрәме узды

Курган өлкәсенең Өчкүл авылында «Балалар Сабан туе» традицион бәйрәме узды
Фото: «Урал Аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасы

Курган өлкәсенең Өчкүл татар авылында «Балалар Сабан туе» традицион бәйрәме узган. Чара балаларны халкыбызның мәдәни мирасы белән таныштыруга багышланган. Бу хакта «Урал Аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итте.

Бәйрәм кунаклары өчен бай концерт программасы әзерләнгән. Балалар туган телдә әсәрләр укыган, милли рухтагы заманча эстрада җырларын башкарган.

Бәйрәмнең иң кызыклы өлеше – традицион спорт ярышлары. Катнашучылар аркан тартышу, капчык белән сугышу, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, гер күтәрү һәм ат чабышы кебек ярышларда көч сынашкан. Уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә актив катнашкан.

«Балалар Сабан туе» барлык кунакларга күтәренке кәеф һәм матур тәэсирләр бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot