news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсенең Әлмән авылында Сабан туе гөрләде

Курган өлкәсенең Әлмән авылында Сабан туе гөрләде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Курган өлкәсенең Әлмән авылында Сабан туен зурлап билгеләп үттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмән авылы үзенең уникаль үзенчәлекле мәдәнияте, татар, башкорт һәм рус халыклары традицияләрен берләштергән муниципаль округ үзәге булып тора. Авыл халкы Курган өлкәсе, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының мактаулы кунакларын милли ризыклар һәм җырлар белән каршы алды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Латыйпова җитәкчелегендәге прологта, «Шаян» халык иҗаты коллективы, «Талларым» татар эстрада җыры ансамбле, Үзәкләштерелгән клуб системасының җыелма ансамбле Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган тормыш картинасы тәкъдим ителде.

Бәйрәм кунаклары татар халкының милли гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышты, борынгы рецептлар буенча мичтә пешерелгән коймаклардан авыз итте һәм кулдан эшләнгән милли бизәнү әйберләре сатып алды. Менделеевск районы иҗат коллективлары чыгышы бәйрәм программасының үзәгендә булды. Төп сәхнәдәге концерт тамашачыларга онытылмаслык хисләр һәм милли мотивлар бүләк итте.

Сабан туе мәдәни традицияләрнең күңелләрне якынайтуын, кече Ватаныбызны тагын да кунакчылрак итүен раслады. Менделеевск командасы Курган өлкәсенә һәм Әлмән районы җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot