news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсендә яшьләр арасында төрки халыклар мәдәнияте конкурсы узды

27 ноябрьдә Курган өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгендә «Әс-сәлам» төрки халыклар мәдәнияте өлкә яшьләр конкурсы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә башкорт, татар, казах мәдәнияте вәкилләре үзләренең вокаль, хореография сәнгатен, халык йолаларын һәм милли ашларын күрсәтте.

Төрки халыклар мәдәниятенең «Әс-сәлам» өлкә яшьләр конкурсы Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында уздырылды һәм ул Урал аръягындагы төрки телле халыкларның мәдәни традицияләрен, халык мәдәниятен һәм милли ашларын ныгытуга һәм популярлаштыруга ярдәм итә.

Конкурста Шадрино, Звериноголово, Әлмән, Шатровка, Сафакул муниципаль округы һәм Курган шәһәреннән вәкилләр катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot