news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курган өлкәсендә янгыннарда үлүчеләр саны 6 кешегә җиткән

Курган өлкәсендә янгыннарда үлүчеләр саны 6 кешегә җиткән
https://45.mchs.gov.ru/

Курган өлкәсендә зур янгыннар вакытында һәлак булучылар саны алты кешегә җитте. Бу хакта ТАСС медицина өлкәсендәге чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.

«Хәзерге вакытка төбәктә янгын вакытында алты кеше һәлак булган, тагын 14 кеше төрле җәрәхәтләр алган, нигездә, алар пешкән. Зыян күрүчеләр медицина учреждениеләренә озатылган», - диде агентлык әңгәмәдәше.

7 майда Курган өлкәсенең кайбер торак пунктларында зур табигый янгыннар чыкты, төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Редькино, Плоская, Сладко-Карасинское, Кодское, шулай ук Тополь микрорайоны һәм Увал һәм Смолино шәһәр яны бистәләрендә яшәүчеләрне эвакуацияләү турында игълан ителде.

ТАСС ашыгыч хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, өлкәнең торак пунктларындагы янгыннар нәтиҗәсендә 42 йорт янып беткән.

Җил тизлеге секундына 20 метр һәм аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле, янгынны сүндерү катлаулана.

Моңа кадәр янгын нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, алты кеше пешүләр белән хастаханәгә озатылган дип хәбәр ителгән иде. Россия Җинаять кодексының 293 маддәсенең 2нче бүлеге («Ваемсызлык») буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100