news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсендә Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Тукай диктанты» акциясе уза

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Юбилей датасы уңаеннан Курган өлкәсенең «Урал Аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасы 24-28 апрельдә «Тукай диктанты» төбәк акциясен уздыра. Бу хакта «Урал Аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Акциянең максаты – бөек Тукайның әдәби мирасын тагын бер тапкыр барлау, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү һәм аны саклап калу, үз белемеңне сынап карау һәм туган телне белү дәрәҗәсен камилләштерү.

Диктантта 8-11 сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар һәм татар телен яратучы барлык теләүчеләр катнаша ала.

Акция Курган өлкәсендәге махсус мәйданчыкларда һәм белем бирү учреждениеләрендә үткәреләчәк. Шулай ук чарага онлайн-режимда да кушылып булачак. Диктант биремнәре «Урал Аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә урнаштырылган.

Фото: «Урал Аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасы

news_right_1
news_right_2
news_bot