news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курган өлкәсендә Татар мәгарифе көннәрендә татар теленнән ачык дәресләр үткәрелә

Курган өлкәсендә Татар мәгарифе көннәрендә татар теленнән ачык дәресләр үткәрелә
Фото: © Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге

Курган өлкәсендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашында Татар мәгарифе көннәре уза. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 сентябрьдә делегация Иванково мәктәбендә булды. Мәктәптә 1-7 сыйныфта барлыгы 37 укучы белем ала. Очрашуда «Урал аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасы идарә рәисе Марат Юнысов, Курган өлкәсенең Әлмән муниципаль округы башлыгы урынбасары Ринат Кәримов катнашты.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Гарфетдинова 1 һәм 3 сыйныф укучылары белән татар теленнән ачык дәрес үткәрде.

Татарстан делегациясе шулай ук Шадрин муниципаль округының Хамазан Гыйззәтуллин исемендәге Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Педагог Әлфисә Әминова мәктәп тарихы, Советлар Союзы Герое Хамазан Гыйззәтуллин турында сөйләде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Сәфәргалиева туган телдән ачык дәрес үткәрде.

Курган өлкәсендә Татар мәгарифе көннәрендә катнашучыларны Шадрин муниципаль округы башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Татьяна Савельева сәламләде һәм күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Мәктәп директоры Елена Мөхәммәтҗанова «Татар телен өйрәнү: үсеш казанышлары һәм перспективалары» дигән темага чыгыш ясады.

Мәктәптә 1-11 сыйныфларда 62 бала укый. Татар теле һәм әдәбияты 1-9 сыйныфларда укытыла. Шулай ук мәктәптә татар телен өйрәнү буенча дәрестән тыш эшчәнлек алып барыла, төрле бәйге һәм чаралар уза.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә вәкиилек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100