Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Курган өлкәсендә Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салдылар
Курган өлкәсе татар мәдәнияте үзәге Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан герой-шагыйрьне искә алу кичәсе уздырды. Бу хакта «Урал аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә, «Китапханә» скверында һәм «Муса Җәлил» әдәби кунак бүлмәсендә шагыйрь бюстына чәчәкләр салынган.
Чара барышында кунакларга шагыйрь тормышы, әдәби эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашистларга каршы эшчәнлеге һәм аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» автобиографик шигырьләр китабы турында кызыклы фактлар сөйләгән.
Чара азагында 2025 елда «Җәлил укулары» өлкә әдәби конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылган һәм Курган өлкәсе татар мәдәнияте үзәге активистлары бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз