Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Курган өлкәсендә «Җидегән чишмә» татар мәдәнияте фестивале узган
Курган өлкәсе Сафакүл авылында «Җидегән чишмә» татар мәдәнияте фестивале узган. Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылган бәйрәм быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган. Бу хакта «Урал Аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итте.
Концерт программасы Тукайның үлемсез иҗатына һәм татар җыр һәм биюләренә нигезләнгән. Нәфис сүз осталары Тукай шигырьләрен үзенчәлекле итеп укыган. Шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар да башкарылган.
Тукай сүзе безнең күңелләрдә чишмә булып ага. «Җидегән чишмә» фестивале – ул тамырларыбызга кайту, мәдәниятебезне барлау чарасы. Халык иҗаты яшәгәндә – милләт яши, жип билгеләп үткән бәйрәмне оештыручылар.
«Җидегән чишмә» быел да үзенең исемен аклады: ул халыкны рухи сусаудан коткарды. Тукайның 140 еллыгы уңаеннан узган бу чара Сафакүл тарихына татар дөньясының зур хәтер тантанасы булып кереп калачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз