news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курган өлкәсе территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Курган өлкәсендә төбәкнең торак пунктларына янаган 9 ландшафт янгынының өчесен локальлизацияләгәннәр (Варгашинск муниципаль округының Попово авылы, Шадринск муниципаль округының Плоская авылы, Кодское авылы Шатровск муниципаль округының Кодское авылы) һәм берсен (Альменевск муниципаль округының Иванково авылы) тулысынча сүндерә алганнар.

Курган шәһәрендә һәм Шадрин муниципаль округындагы Йолдыз (Юлдус) авылында вазгыять элеккечә катлаулы кала. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Курган өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүрт урман янгынының өчесе локализацияләнгән (Варгашинск, Кетовск, Далматовск муниципаль округлары территориясендә), Белозерский муниципаль округында урман янгыны чикләнмәгән.

Янгын сүндерү өчен көчләр һәм чаралар төркемен арттыру дәвам итә. Хәзерге вакытта янгын сүндерүдә 1029 кеше һәм 335 берәмлек техника катнаша. Иртәдән авиация эшли башлады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100