Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курган өлкәсе җитәкчелеге Йолдыз авылын торгызган татар эшмәкәрләренә рәхмәт әйтте
Быел Курган өлкәсендә Йолдыз авылы янып, 228 йорт көлгә әйләнде.
Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков май аенда янып беткән диярлек Йолдыз авылын торгызган татар эшмәкәрләренә губернатор исеменнән рәхмәт әйтте.
Константин Ермаков рәхмәтен белдерү өчен XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумына килде. Ул авылны төзекләндерүгә аеруча зур өлеш керткән эшмәкәрләргә, дин әһелләренә, җәмәгать эшлеклеләренә губернатор һәм өлкә башлыгы урынбасарлары имзалаган рәхмәт хатлары тапшырды.
«Май башында Курган өлкәсендә 3 авыл янды. Озакка сузылган югары һава температурасы, котычкыч җил зур фаҗига ясады. Зыян күрүчеләргә беренче көннән үк ярдәм итә башладык. Йортын рәсмиләштерергә өлгермәгәннәргә дәүләт ярдәме каралмый, ә андыйлар бар иде. Мондый очракларны хәл итүдә Татарстанның, Бөтендөнья татар конгрессының, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәме аеруча зур булды», – диде Константин Ермаков.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Йолдыз авылындагы янгынның татар халкы өчен сынау булганын белдерде.
«Быел Курган өлкәсендә Йолдыз авылы янып, 228 йорт көлгә әйләнде. Милләттәшләребез эчке киемнән урамда калды. Татар халкы өчен бу зур сынау булды. Бөтен татар дөньясы фаҗиганең беренче көненнән алып ярдәм итәргә тотынды. Сөбханалла, хәзер өйләр тапшырыла, авылда никахлар, өй туйлары үтә. Иң мөһиме, авылны саклап калдык. Мәктәп тә сакланды. Былтыр 68 бала укыган булса, быел 62 укучы килде. Мәктәпле авыл яшәячәк», - диде Васил Шәйхразыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз