news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде

Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде
Фото: https://tatar-congress.org/

Бүген, 28 июль көнне, Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков һәм Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында булды. Алар янгыннан зыян күрүчеләр өчен яңа йортлар төзү барышын бәяләде һәм авыл халкы белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Губернатор Вадим Шумков Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Йолдыз авылында янгында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан һәм татар халкы Йолдыз авылын торгызуда зур ярдәм күрсәтә. Алар – үрнәк», – диде Курган өлкәсе губернаторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot