news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсе губернаторы Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәтен белдерде

Курган өлкәсе губернаторы Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәтен белдерде
https://tatar-congress.org

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына килде.

Чараларда Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков катнашты. Вадим Шумков янгын нәтиҗәсендә зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылына күрсәткән ярдәме өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтен белдерде, диелә Бөтендөнья татар конгрессы хәбәрендә.

Биредә Милли Шураның Бюро утырышы, ФАП ачылышы һәм никах мәҗлесе узды. Мәҗлесне үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алды. Никах мәҗлесе фаҗигале көннәрдән соң зур шатлыклы вакыйга. Исегезгә төшерәбез, 8 майда Юлдус авылында янгында 280 йорт янды.

news_right_1
news_right_2
news_bot