news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курган өлкәсендә "Урал ягы татар моңнары" балалар иҗаты фестивале узды

Анда Әлмән һәм Сафкүл районнарыннан, Шадрин районының Өчкүл, Йолдыз һәм Байрак татар авылларыннан яшь талантлар катнашкан.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Курган өлкәсенең Шадрин шәһәрендә “Урал ягы татар моңнары” беренче төбәк балалар фестиваль-бәйгесе узды, дип хәбәр итә өлкәнең "Новый мир" газетасы.

Анда Әлмән һәм Сафкүл районнарыннан, Шадрин районының Өчкүл, Йолдыз һәм Байрак татар авылларыннан балалар, шулай ук Шадрин шәһәрендә “Дуслык” татар-башкорт милли-мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче яшь талантлар катнашкан.

Фестивальне “Дуслык” үзәге директоры, үзе дә моңлы итеп җырлаучы Инга Агишева һәм әлеге үзәкнең совет рәисе, музыкант, рәссам Камил Әхәтов оештырган.

“Октябрь” комплексы сәхнәсендә татар милли җырларын яңгыратып, биюләр башкарып, театраль күренешләр тәкъдим ителгәндә, шулай ук милли декоратив-гамәли сәнгать иҗаты күргәзмәсе дә үткәрелгән. Бәйрәм финалында фестивальдә катнашучы балалар төрле номинацияләрдә бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100