news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсендә татар милли ашларын пешерү буенча бәйге уздырганнар

Монда «Милли татар ашлары» бәйрәмен өченче ел рәттән уздыралар.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Курган өлкәсе Шадринск шәһәренең «Дуслык» милли-мәдәни үзәгендә танылган татар ашлары остасы Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел тулуга багышланган «Милли татар ашлары» исемле чара узды. Ул ел саен 28 февральдә билгеләп үтелә торган татар кухнясы көне кысаларында үткәрелде.

«Милли татар ашлары» бәйрәмен без инде өченче тапкыр уздырабыз. Һәрвакыт яңа катнашучылар җәлеп итәргә тырышабыз. Быел әни һәм баланың катнашуы яңа төс алды. Мондый вариант балаларны үз халкының милли гореф-гадәтләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелде», — ди Дуслык» татар-башкорт милли мәдәният үзәге директоры Дамир Степных.

news_right_1
news_right_2
news_bot