news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсендә «Татар мәгарифе көннәре» уздырыла

Курган өлкәсендә «Татар мәгарифе көннәре» уздырыла

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Курган шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен махсус курслар үткәрелә. Аларны Татарстанның Мәгарифне үстерү институты белән Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Әлеге курсларда Мәгарифне үстерү институты ректоры Илсур Һадиуллин, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, ТР Министрлар кабинетының ТР халыкларының телләрен үстерү бүлеге башлыгы Ким Миңнуллин һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт педагогия университеты доценты Миңгол Галиев тә катнаша. Анда шулай ук Татарстанның Яшел Үзән районы Мәгариф бүлеге җитәкчелеге һәм укытучылары татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Алар татар мәктәпләрендә ачык дәресләр үткәрәчәк һәм Казанның 1000 еллыгына әзерләнгән укыту программалары белән таныштырачак.

Әлеге курслар кысаларында Курган өлкәсенең Сафакүл районында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар да уздырылырга тиеш. Бу район татар районы булып санала. Берничә ел элек Мәгарифне үстерү институтындагы махсус факультетта Курган өлкәсенең егермегә якын авылыннан егермедән артык укытучы татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча белемен үстергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot