Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курган өлкәсендә тагын бер мәчет ачылды
Курган өлкәсендә тагын бер мәчет ачылды
(Екатеринбург, 17 август, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Курган өлкәсенең Кызылбай авылында өр-яңа мәчет ачылды. Бу зур тантанага бик күп кунаклар җыелган иде. Өлкә губернаторының милли һәм дини эшләр буенча киңәшчесе Владимир Уфимцев, Курган өлкә Думасы рәисе Марат Исламов, Шадрински һәм Шатровский район хакимияте башлыклары һәм башка бик күп югары кунаклар кызылбайлыларның шатлыкларын бүлеште.
“Авыл кешеләренең күзләрендәге шатлык очкыннарын бернинди сүзләр белән дә аңлатырлык түгел, - диде Владимир Уфимцев, - Кызылбайда дини оешма әле төзелмәгән, ә кешеләр, үз көчләре белән, бергәләп тырышып, ике ел эчендә менә дигән мәчет салып та куйды. Аларның бит беркем дә артларыннан кумады. Бу халыкның йөрәгендәге иманның ныклыгына исең китәр”.
Моннан берничә ел элек күрше Юлдус авылында Әхмәдулла хаҗи Хәбибуллин бер бик матур мәчет салып куйган иде инде. Өлкә мөселманнарының горурлыгына әверелгән бу изге йортка күрше авыллардан да, Шадрински шәһәреннән дә килеп йөрүчеләр күп булды. Ул вакытта Шадрински шәһәреннән Калый әфәнде Байдашев, туган авылы Кызылбайда шундый ук мәчет төзергә булышуын сорап, Әхмәдулла хаҗига мөрәҗәгать иткән иде. Бу идеяне авылдашлары да күтәреп алды. Шулай итеп, бу яңа мәчетне сафка бастыруда иң зур көч куючы кеше - Әхмәдулла хаҗи Хәбибуллин булды. Кызылбайлылар бу кешегә изге эшләре өчен бик рәхмәтле.
Мәчет ачылышына шулай ук күрше Төмән һәм Свердловски өлкәләреннән имамнар да килгән иде. Яңа мәчет эчендә иң беренче намазны укыганнан соң, халык клубка юнәлде. Биредә татар үзешчәннәре тарафыннан бик матур концерт куелды. Аннан соң махсус чалынган корбан итеннән аш әзерләп, тантанага җыелган бар халыкны да милли ризыклар белән сыйладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз