news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсе Сафакул районында татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә оештырылды

«Хәзинә» декоратив-гамәли күргәзмә Сафакул районының 95 еллыгына багышланган.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). 1 февральдә Курган өлкәсенең Сафакул районы төрки халыклары традицион мәдәни үзәге тәкъдиме белән район төбәк музеенда «Хәзинә» декоратив-гамәли күргәзмә оештырылды. Бу хакта Урал татарлары сайты хәбәр итә.

«Хәзинә» декоратив-гамәли күргәзмә Сафакул районының 95 еллыгына багышланган.

Милли кием-салым, хатын-кызларның борынгы бизәнү әйберләре, борынгы йорт кирәк-яраклары, төсле тукымадан ясалган әйберләр, татар һәм башкортларның милли киемнәрендәге курчаклар - болар барысы да әлеге күргәзмәнең әһәмиятле экспозицияләренә әверелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot