news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курган өлкәсе Сафакүл район үзәгендә яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк

Өлкәдә үзгәреп кору чорыннан соң беренче мәчет Сафакүл авылында төзелгән була.

(Курган өлкәсе, 13 июль, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Курган өлкәсе Сафакүл район үзәгендә яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” журналистына авыл имамы Рәфкать Ханов хәбәр итте.

“Яңа мәчет якынча 480 кешегә исәпләнгән. Болгардагы мәчетнең проектын алдык, шуның буенча безнең районда эшләргә тиешләр. Аның проекты әзер, урыны да килешенгән. Төзелеш эшләре дә башланып килә, грунт кайтартылды, төзәтәләр. Биш манаралы, зур мәчет булачак. Мәчетне үзәктә эшләргә телибез, чөнки монда кеше күбрәк. Монда җомга көнне базар уздырыла, бөтен районнан кешеләр килә. Шуңа күрә намазларын, догаларын шушы мәчеткә кереп укысалар җиңелрәк булыр иде”, - дип сөйләде мәчет төзелеш турында мөәзин Рөстәм Сабитов.

Хәзрәт сүзләренчә, иске мәчеттә урын аз, ул 100 кешегә исәпләнгән.

“Иске мәчет якынча 100 кешегә исәпләнгән. Өстәлләр куйгач 100гә якын кеше җыела, тыгынрак була”, диде ул.

Район үзәгендә якынча 4-5 мең кеше яши. Аларның күпчелеге мөселманнар.

Рөстәм Сабитов мәчет төзелешендә зур спонсорлар юклыгы һәм финансларның җитеп бетмәве, Аллаһ йортының халык ярдәме, сәдака акчалары белән төзелүе турында да белдерде.

“Төп эшне безнең мөфти Ринат Раев алып бара. Ләкин, безнең спонсорлар - кешеләр үзләре. Дәүләт, хөкүмәт бераз булыша инде. Ләкин күбесен халык үзе эшли, төзи, үз хәерләренә, сәдакаларына, шулай итеп мәчетләр, мәдрәсәләр төзелә”, - дип сөйләде хәзрәт.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100