news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курган өлкәсе Сабан туенда Чирмешән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак

Курган өлкәсе татарларының милли ишегаллары, декоратив-гамәли иҗат һәм милли татар ашлары күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Курган өлкәсе Сабан туенда Чирмешән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак
tatar-congress.org

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). 6 июльдә Курган шәһәрендә Үзәк мәдәният һәм ял паркында өлкә Сабан туе узачак. Милли бәйрәмдә Чирмешән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Курган өлкәсе һәм Курган шәһәреннән килгән иң яхшы коллективлар чыгышы тәкъдим ителәчәк.

Программада милли уеннар, конкурслар, спорт ярышлары (көрәш), Татарстан Чирмешән районы кунакларыннан концерт программасы каралган. Шулай ук Курган өлкәсе татарларының милли ишегаллары, декоратив-гамәли иҗат һәм милли татар ашлары күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot