Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курган өлкәсе фермерын Тукай районы хуҗалыгындагы механизация шаккаттырган
«Тукай районында сыерлар токымы бик ошады. Бик зур гәүдәле алар. Андагы механизация дәрәҗәсе бездә районда юк. Эш җайга салынган, бик чиста. Яхшы тәэсирләр калды», — дип сөйләде Эльвира Умурзакова.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Курган өлкәсе Сөләйман авылыннан Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килгән Эльвира Умурзакова Тукай районы КФХ сында механизация дәрәҗәсенә игътибар иткән.
Россиянең 39 төбәгеннән эшмәкәрләр җыен кысаларында Тукай районы авыл хуҗалыклары эше белән танышырга барган иде.
«Башка фермерлар ничек эшли икән дип кызыксынып килдем. Алайса үзебезнең өлкәдән читкә чыккан да юк. Тукай районында сыерлар токымы бик ошады. Бик зур гәүдәле алар. Андагы механизация дәрәҗәсе бездә районда юк. Эш җайга салынган, бик чиста. Яхшы тәэсирләр калды», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул хуҗалыкта терлекчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнүләрен әйтте. «Былтыр Курган өлкәсендә 5 млн грант откан идем. 20 нәселле таналар сатып алдым, хәзер эш башламакчы булабыз. 11 ат та бар. Гаилә фермасы саналабыз без, шулай ук авылдан эшчеләр дә бар», — дип белдерде Эльвира Умурзакова.
Грант отуда ул зоотехник белеме булышканын әйтте. «Башта эш барып чыкмас дигән курку булды инде, чөнки конкурс 5 урынга 60 кеше иде. Белемем булышты, анда авыл хуҗалыгы белеме, беренче капитал, техника, авыл җирлегендә яшәү кирәк иде, шуңа грант та эләкте», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз