news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 80 яшьлек әбинең 1 миллион сум акчасын алган мошенникларны хөкем итәчәкләр

Лениногорскида яшәүче 80 яшьлек хатын-кызга карата кылынган мошенниклык турындагы эш судка тапшырылды. Әбинең 1 миллион сум акчасын алдап алганнар.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, җинаять узган елның 30 апрелендә булган. Ике мошенник, декларация ясау сылтавы белән, пенсионерның 1 миллион сумнан артык акчасын урлаган. Акчаны алып, «Лада Калина» автомобилендә китеп барганнар. Хокук сакчылары аферистларны Казанга кергәндә кайнар эздән тоткарлаган.

Пенсионерга килгән зыян тулысынча капланган, автомобиль һәм телефоннар конфискацияләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot