news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда торак йорт ишегалдында җиңел автомобиль курьерны бәрдергән

Казанда торак йорт ишегалдында Opel автомобиле курьерны бәрдергән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә Зәкиев урамындагы торак йорт ишегалдында булган. Opel автомобиленең йөртүчесе электр велосипедында хәрәкәт иткән курьерга юл бирмәгән, нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Төрле тән җәрәхәтләре алган курьерны – хастаханәгә, ә электр велосипедын махсус стоянкага озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot