news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күренекле хирург-онколог Евгений Сигал вафат

Күренекле хирург-онколог Евгений Сигал вафат
Фото: Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы

Казанның күренекле хирург-онкологы Евгений Сигал 75 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Тирән кайгы белән хәбәр итәбез, Евгений Иосифович Сигал — күренекле хирург, галим, педагог, Россия эндохирургиясенә нигез салучыларның берсе», — диелә хәбәрдә.

Евгений Сигал Россиядә беренче булып берничә катлаулы торакоскопик операция башкарган, клиник практикага аз инвазив технологияләрне актив керткән, заманча торакаль онкохирургияне үстергән һәм Татарстаннан читтә дә билгеле булган хирургия мәктәбен формалаштырган кеше.

news_right_1
news_right_2
news_bot