news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат
Скопировать ссылку

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат булган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын, диелә хәбәрдә.
- Белешмә. Шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.
- 1965–1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам итә. Университетны тәмамлаганнан соң, К.Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килә. Гомумән, гомеренең кырык елдан артыгын ул балалар укытуга багышлый. Тәҗрибәле укытучы буларак, аңа РСФСР Мәгариф министрлыгының «Укытучы-методист» (1978) һәм «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» (1986) дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1996 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
- Клара Булатова – дистәдән артык шигъри китап авторы. Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан музыка язылган.К.Булатова – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2