Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күренекле тарихчы Рәмзи Вәлиев вафат
28 июльдә 89 яшендә тарих фәннәре докторы, профессор Рәмзи Кәлим улы Вәлиев вафат булды. Бу хакта Казан федераль университетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан федераль университеты туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.
Рәмзи Вәлиев 1937 елның 7 маенда Татарстан АССРның Карашам авылында туган. 1958 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларыннан ук тарих фәненә зур кызыксыну күрсәтә, университетның иҗтимагый һәм фәнни тормышында актив катнаша.
Хезмәт юлын университетта фәлсәфә кафедрасы ассистенты булып башлап җибәрә. Соңрак өлкән укытучы, доцент, профессор вазифаларын башкара. Шулай ук тарих факультеты деканы урынбасары һәм берничә тапкыр деканы булып эшли.
Галим татар халкының милли-революцион хәрәкәте тарихын, татар зыялыларының һәм җәмәгать эшлеклеләренең язмышын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Аның фәнни хезмәтләре Татарстанның тарихи җәмәгатьчелегендә киң танылу ала.
Фән һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Рәмзи Вәлиев Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре, Казан дәүләт университетының атказанган профессоры исемнәренә лаек булды. Шулай ук Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты иде.Т
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз