news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күренекле шәхесләргә багышланган анимацион циклның өченче ролигы дөнья күрде

Күренекле шәхесләргә багышланган анимацион циклның өченче ролигы дөнья күрде
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Abau студиясе кичә күренекле режиссёр Марсель Сәлимҗановка багышланган анимацион роликны дөньяга чыгарды. Анимация роликлары циклы Мәдәният министрлыгының социаль челтәрләренә урнаштырылган.

«Бүген цикл язучы Фатих Әмирханга багышланган анимацион роликны чыгачак. Чиратта – мәгърифәтче Фатиха Аитова, «Яңалиф» язу машинасы уйлап тапкан Әскәр Шейх-Алига багышлана», дип вәгъдә итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Алдарак әлеге студия Илһам Шакировка һәм Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчурин тандемына багышлаган роликлар тәкъдим иткән иде. Алар социаль челтәрләрдә таралды.

Роликлар барысы да өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә эшләнә.

Проект ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Роликларны эшләгәндә авторлар язучы Рабит Батуллага, Казанда исәпләү техникасы тарихы музеена, ТР Милли музеена, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә, «Җыен» фондына һәм геройларның туганнарына мөрәҗәгать иткәннәр.

Анимацион роликларда актриса Лилия Нурель, Taraf төркеме солисты Булат Шәйми, шагыйрә Миләүшә Гафурова тавышы яңгырый.

Проекта командасында - режиссерлар Дамир Аллямов һәм Искәндәр Вахитов, аниматорлар Дарья Рядченко, Наташа Ганжа, Ирина Чернийчук, музыкант Ислам Вәлиев, журналист Гөлчәчәк Шәйхетдинова һәм продюсер Ания Файзрахманова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100