Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күренекле галимә Йолдыз Нигъмәтуллинаны соңгы юлга озаттылар
Әдәбият белгече 93 яшендә вафат булды.
Казанда филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Казан университеты профессоры Йолдыз Нигъмәтуллина белән хушлаштылар. Галимә 2 февраль көнне 93 яшендә вафат булды.
Хушлашу чарасы Казанның 12 нче хастаханә моргында узды. Йолдыз Галимҗан кызын соңгы юлга озатырга укучылар, хезмәттәшләре, дуслары килгән иде.
Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов галимәнең соңгы көннәренә кадәр фәнни эш белән шөгыльләнүен әйтте.
«Миңа Йолдыз Галимҗановна белән бергә эшләргә туры килмәде. Тик, филолог буларак, аның хезмәтләре белән студент чорыннан ук таныш. Ул Татарстан, Россия генә түгел, дөнья күләмендәге танылган шәхес булды. Соңгы көннәрендә, коллегаларына шалтыратып, «әйдәгез, шулай итеп эшләп карыйк», – дип киңәшләр биргән. 93 яшьтә булса да, сафтагы галим иде. Фән өчен бик зур югалту», – диде Рәдиф Җамалетдинов.
Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова Йолдыз Нигъмәтуллинаны «сүнмәс йолдыз» дип атады.
«Мине шаккаттырганы – Йолдыз Галимҗановна янына чит илдән дә күп галимнәр, үзенең укучылары киләләр иде. Шундый хөрмәткә лаек булырга кирәк бит. Кытай, Япония, Европа илләрендә әдәбиятны Йолдыз апаның комплекслы методикасы буенча өйрәнәләр. Казаннан бер галим дә ул кадәр танылуга ирешмәде. Ул гомер буе татарлыгы белән горурланып яшәде. Аның теле, фәнни аппараты да кабатланмас. Ул бердәнбер «йолдыз» булып калды», – диде Миләүшә Хәбетдинова.
КФУның И.А.Бодуэна де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара коммуникация югары мәктәбе деканы Резеда Мөхәммәтшина Йолдыз Галимҗан кызын «чын татар зыялысы», дип искә алды.
«Аның китаплары белән кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен якладым. Мәдәниятлар диалогы – аның иҗатының төп темасы иде. Ул минем күңелдә чын татар зыялысы булып калды. Искитәрлек шәхес, зыялы татар хатын-кызы. Аның сөйләшүе, татар җанлы булуы, шул ук вакытта чит ил, рус әдәбиятын белүе дә сирәк күренеш. Зур шәхес, зур мөгаллимә иде», – диде Резеда Мөхәммәтшина.
Күренекле әдәбият галимен Яңа татар бистәсе зиратында җирләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз