news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күренекле галимә Йолдыз Нигъмәтуллина бүген - җомга көнне җирләнәчәк

Күренекле галим, Казан университеты профессоры Йолдыз Нигъмәтуллина бүген 12нче хастаханәсе яныннан соңгы юлга озатылачак. Хушлашу мәрасиме 11.00 сәгатьтә була.

«Туганнары аны изге җомга көнне җир куенына салу өчен шуннан озата. Җитәкчелек хушлашу мәрасиме оештырырга теләсә дә, галимәнең җәсәден Университетның мәрмәр залларына китерү вакытны сузачак дип, шулай хәл иттеләр», – диде мәрхүмәнең коллегасы, Казан федераль университеты педагогы, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова.

Озатырга баручылар өчен автобус Сәйдәш һәйкәле яныннан китә. Ул 10 сәгать 15 минутта кузгалып китәчәк.

Йолдыз Нигъмәтуллина Яңа татар бистәсе зиратына җирләнәчәк.

  • Йолдыз Нигъмәтуллина кичә төнлә вафат булды. Галимәгә 93 яшь иде.
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе.
news_right_1
news_right_2
news_bot