news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күренекле галим, Казан университеты профессоры Йолдыз Нигъмәтуллина вафат

Күренекле галим, Казан университеты профессоры Йолдыз Нигъмәтуллина вафат. Галимәгә 93 яшь иде.

Бу хакта Казан федераль университеты хәбәренә таянып редакциягә әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова хәбәр итте.

Йолдыз Нигъмәтуллина - филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе.

Галимәне озату иртәгә 12 нче шәһәр хастаханәсе янында булачак, дип хәбәр итә Миләүшә Хабетдинова Казан федераль университеты хәбәренә таянып. Төгәл вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Йолдыз Нигъмәтуллина Яңа татар бистәсе зиратына җирләнәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot