news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курчак театры үз тамашачылары өчен Театр мәктәбе ача

Кастингта 5 - 14 яшьлек балалар катнаша ала.

Курчак театры үз тамашачылары өчен Театр мәктәбе ача
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). «Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Яшь театраллар мәктәбе» ача. «Мәктәбебездә катнашырга теләгән тамашачыларны кастинг аша сайлап алабыз», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Театрның яңа мәгърифәти-мәдәни проекты Театр елы уңаеннан оештырыла. Ул февраль аеннан старт ала. Проект тамашачыларны курчак театры сәнгатенә якынайту максатыннан оештырыла.

Кастингта 5 - 14 яшьлек балалар катнаша ала. Алар «Яшь театраллар мәктәбе»ндә ике яки өч төркемгә бүленеп шөгыльләнәчәкләр. Театр “үзенчәлекле” балаларның да катнашачагына өметләнә. Алар өчен проект кысаларында инклюзив төркем төзү күздә тотыла.

Хәзерге вакытта театр гаризалар кабул итә. Яшь театралларның дәресләре түләүсез.

Театрның әдәби бүлек мөдире Дилия Шаязданова ачыклык кертүенчә, «Яшь театраллар мәктәбе» 70 баланы кабул итергә әзер. Алар арасыннан иң активлар “Шомбай-фест” курчак театры фестиваленең Балалар жюриына катнашырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100