Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курчак театры яңа спектакль өчен әзерләнгән курчакларын журналистларга тәкъдим итте
13 декабрьдә Фәнис Яруллин әкияте нигезендә Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча “Йолдыз тапкан кыз” спектакленең премьерасы була.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театрында куела торган “Йолдыз тапкан кыз” спектакленең курчаклары беренче мәртәбә “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә күрсәтелде. Болар – Рузилә Нәҗмиева җанландырган Таңсылу һәм Юрий Чуктиев җанландырган Бай курчаклары.
- Татар әкияте курчакларының авторы – “Алтын битлек” театр премиясе номинанты Татьяна Мельникова.
Курчак театры премьерага әзерләнә. 13 декабрь көнне Фәнис Яруллин әкияте нигезендә Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча “Йолдыз тапкан кыз” спектакле чыгарылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә театр директоры Роза Яппарова әйтте.
Спектакльнең музыкасын Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова язган. Роза Яппарова әйтүенчә, композитор үзе дә Америкадан кайтып репетицияләрдә катнашкан. Аранжировка авторы – Юрий Чаплин.
“Мин бу шәхеснең иҗатына күптән игътибар иткән идем. Аның әкиятләре дә әкият кенә түгел, притча, - диде театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров әкият авторы Фәнис Яруллин турында.
Спектакльдә төп рольләрнең берсен Рузилә Нәҗмиева башкара. Ул Тинчурин театрының күренекле актеры Нуретдин Нәҗмиев кызы. “Мин Таңсылу образына бик дулкынланып алындым, ул спектакльне ияртеп бара торган образ”. – диде Рузилә Нәҗмиева. Илдус Зиннуров Рузилә Нәҗмиеваның беренче зур роле булуын әйтте һәм киләчәктә театрның төп актрисасы булачагын фаразлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз