news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курчак театры үткән гасырның иң яхшы курчак спектаклен яңа гасырда чыгарды

Халык язучысы Фәнис Яруллинның "Йолдыз тапкан кыз" әкияте буенча спектакль чыкты.

Курчак театры үткән гасырның иң яхшы курчак спектаклен яңа гасырда чыгарды
Михаил Захаров

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Әкият" татар дәүләт курчак театрының яңа спектаклен театр белгече Нияз Игъламов ХХ гасырның иң яхшы курчак әсәре була алыр иде дип фаразлады. "Мондый курчак спектакльләрен карап үссәк, без яхшырак та булыр идек, - диде ул. - Әмма яңа гасыр өчен ул соңарган".

Курчак театры халык язучысы Фәнис Яруллинның "Йолдыз тапкан кыз" әкияте буенча спектакль чыгарды. Инсценировка авторы - Ркаил Зәйдулла. Музыка авторы - композитор Мәсгудә Шәмсетдинова.

Бүген спектакль сәнгать советы тарафыннан кабул ителде. Белгечләр белән бергә спектакльне журналистлар да карады. Сәнгать советы әгъзалары тарафыннан спектакльнең уңай яклары белән бергә аның бүгенге көн өчен соңарган булуын билгеләп үтелде.

Беренче тамашачылар арасында Фәнис Яруллиның хатыны Нурсөя Яруллина да бар иде. Театр директоры Роза Яппарова әлеге әкияткә нәкъ менә Нурсөя Яруллинаның игътибар юнәлтүен әйтте.

Спектакльнең сюжеты буенча ятимә кыз Таңсылу карурманда йолдыз таба. Ул йолдыз ярдәмендә кешеләргә ярдәм итә алуын аңлый. Әмма баеп холкы бозыла һәм ул ялгыз кала. Соңыннан ул ялгышын аңлап, барысы да яхшы тәмамлана

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100