news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курчак театры сугышта аяксыз-кулсыз калган гарип кешеләр турында спектакль чыгарды

«Самоварлар» сугыш драмасы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Курчак театры сугышта аяксыз-кулсыз калган гарип кешеләр турында спектакль чыгарды
архив/Султан Исхаков

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры сугыш темасының яктыртылмаган ягы — аяксыз-кулсыз калган гарип кешеләр язмышы турында өлкәннәр өчен курчак спектакле чыгарды. Театр «Самоварлар» спектакленең премьерасын тәкъдим итте.

«Самоварлар» сугыш драмасының режиссеры — Рафаэль Таһиров. Спектакль алдыннан ул тамашачы алдына чыгып кыскача мәгълүмат бирле. «Сугышта аяксыз-кулсыз калганнарны „самовар“ дип атаганнар. Бу спектакль шуларның авыр язмышы турында. Бирегә әти-әнисе белән килгән балаларны кисәтеп куям — спектакль авыр һәм куркыныч. Курыксагыз чыгып торырга туры килер», — диде ул.

Спектакль төгәл сюжет буенча эшләнмәгән. Ул режиссерның һәм артистларның сугыш темасына гражданлык позициясе. Спектакльдә кеше кадере турында уйланулар чагыла.

Әсәр Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100