Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курчак театры “Өрә белмәгән көчек” спектакле белән гастрольләргә чыга
Гастрольләр 11 марттан 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Рүзәл Мөхәммәтшинның “Өрә белмәгән көчек” спектакле белән гастрольләргә чыга. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Гастрольләр 11 марттан 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Театрның татар труппасы Алексеевск, Чистай, Лениногорск, Баулы, Түбән Кама шәһәрләрендә көнгә икешәр спектакль күрсәтәчәк.
Әкият-спектакльнең авторы — яшь драматург, шагыйрь Рүзәл Mөхәммәтшин. Әсәрне сәхнәгә Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган, рәссамы — Сергей Рябинин. Композитор Эльмир Низамов, пластика - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.
Әкиятнең эчтәлеге буенча, йорт хуҗасының улы көчек табып кайта. Көчек өрә белми. Кәҗә бәтие, Сарык бәрәне бу күренешкә аптырый. Көчек Акбай белән дуслаша. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп керә дә, Кәҗә бәтиен урманга алып китә. Ә көчек өреп, Галине ярдәмгә чакыра алмый.
Спектакльдә Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Гөлнур Габдрахманова; артистлар Марс Гайфуллин, Миләүшә Фәйзрахманова катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз