Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курчак театры пьесалар конкурсының җиңүчесен игълан итте
Пьеса 2019-2020 елларда “Әкият” курчак театры сәхнәсендә куелачак.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Әкият" курчак театры “Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсына нәтиҗәләр ясады. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Комиссия әгъзалары Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче Альбина Галиуллинаның бәби-спектакль өчен язылган «Приключения пингвиненка Пинка?» (пьесаның башлангыч исеме “Кто вылупился из яйца?”) пьесасын җиңүче дип игълан итте.
Театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, пьеса 2019-2020 елларда “Әкият” курчак театры сәхнәсендә куелачак.
Конкурска барлыгы 40 пьеса кабул ителгән. Пьесаларның җидесе татар телендә. Пьесалар Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Омсктан, Хабаровсктан, Екатеринбургтан һәм Русиянең башка шәһәрләреннән килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз