news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курчак театры миләш чыпчыгына әверелгән патша кызы турында әкият күрсәтә

«Принцесса Крапинка» - Татарстанның халык артисты Эльвира Гыйлемханованың зур сәхнәдә дебюты.

Курчак театры миләш чыпчыгына әверелгән патша кызы турында әкият күрсәтә
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры бүген театраль сезонының беренче премьерасын тәкъдим итәчәк. Театрның рус труппасы «Принцесса Крапинка» әкиятен сәхнәләштерде һәм кичә спектакль театрның сәнгать советына һәм чакырулы журналистларга күрсәтелде. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында «Татар-информ» журналистлары да бар иде.

«Принцесса Крапинка» - Голландия язучысы Анни Шмидт әкияте. Татар дәүләт курчак театры сәхнәсенә аны театр артисты Эльвира Гыйлемханова куйган. Әкият буенча инсценировканы да үзе язган. Композитор – Юрий Чаплин.

«Принцесса Крапинка» - Татарстанның халык артисты Эльвира Гыйлемханованың зур сәхнәдә дебюты. Моңарчы ул иң нәни тамашачылар өчен “Идет коза рогатая” әкиятен чыгарган иде.

Әкият сюжеты буенча Король белән Королеваның балалары булмый. Аларга сихерче Аккиба ярдәмгә килә – Королевага серле йомырка бүләк итә. Беркадәр вакыттан йомыркадан принцесса туа һәм балага Глориандарина дип исем бирәләр. Әмма барысы да аны Крапинка дип атыйлар. Сихерче карчык көз көне баланы өйдә ябып тотарга киңәш итә. Югыйсә кыз очып китәргә мөмкин. Әмма көннәрдә бер көнне үсеп җиткән Крапинка ачык калган тәрәзәдән урамга чыга һәм кошка әйләнеп миләш чыпчыклары белән очып та китә.

Спектакль тапшырылганда аны театр җитәкчелеге, труппа артистлары, театр белгечләре һәм журналистлар карый. Яңа спектакльнең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышалар һәм аны кабул итү-итмәве турында карар итәләр. Сәнгать советы һәм бөтен катнашучылар бертавыштан спектакльнең музыкаль һәм сәхнә бизәлешен, шулай ук, Король ролен башкарган Дилүс Хуҗиәхмәтовның уенын югары бәяләделәр. Нигездә спектакль уңай бәя алды. Зур булмаган төзәтмәләр белән ул тамашачыга тәкъдим ителәчәк.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100