news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курчак театры директоры татар спектакльләре аз күрсәтелү турындагы тәнкыйтькә җавап бирде

Бу сезонда курчак театры ике татар спектакле чыгара.

Курчак театры директоры татар спектакльләре аз күрсәтелү турындагы тәнкыйтькә җавап бирде
Султан Исхаков

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры кассасында яңа ел тамашаларына рус спектакльләренә билетлар берничә көн эчендә сатылып бетсә, татар спектакльләренә әле кассада билетлар бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә театр директоры Роза Яппарова әйтте.

“Татар спектакльләре аз күрсәтелә диләр, ә бит татар спектакльләренә билетлар азрак сатыла. Яңа бинага күчкәч, аена уникешәр татар спектакле куела. Репертуар да киңәя. Эшебезне дә күрә белергә кирәк”, - ди Роза Яппарова журналистларның матбугатта яңгыраган тәнкыйть сүзләренә җавап итеп.

Курчак театры директоры татар спектакльләренә татар тамашачысының игътибары җитмәүне мәктәптә татар телендә укытуның кимүе белән бәйле дип аңлатты. “Татар театры балаларга татар теле өйрәтүдә зур роль уйный. Әмма бу проблеманы бер татар театры гына хәл итә алмый”, - ди ул.

“Бөтен дөньяда курчак театрына балалар класслар белән йөри. Балалар спектакльгә класслары белән киләләр, соңыннан фикер алышулар оештыралар. Мәктәптә татар теле фән буларак укытылмаса, без үзебез генә эшли алмыйбыз. Төптән карарга кирәк бул мәсьәләгә”, - диде Роза Яппарова.

“Безнең чыршы бәйрәмнәре татарча да, русча да уза. Тамашачы бинабызны гына түгел, спектакльләребезне дә ярата”, - ди театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров.

Бу сезонда курчак театры ике татар спектакле чыгара. Аның берсенең премьерасы 13 декабрьгә планлаштырылган. Ул - Фәнис Яруллин әкияте нигезендә Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча “Йолдыз тапкан кыз” спектакле. Икенчесе өлкәннәр өчен “Әлфия” спектакле. Легендар татар җырчысы Әлфия Авзалова иҗатына багышланган спектакльне Илгиз Зәйниев әзерли.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100