Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курчак театры өчен пьесаларга конкурс игълан ителде
Пьесалар 2018 елның 1 ноябреннән 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ун елдан артык дәвам иткән «Яңа татар пьесасы» конкурсы яңа форматлар эзләгән арада өр-яңа конкурс - «Курчак театры өчен яңа пьеса» конкурсы игълан ителде. Бу хакта «Әкият» Татар дәүләт курчак театры матбугат үзәге хәбәр итә.
Конкурс театр репертуарын яхшырту һәм яңа авторлар табу максатыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Театр әһелләре берлеге һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театры тарафыннан гамәлгә куелган.
Пьесалар татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Алар моңарчы беркайда да куелмаган, укылмаган һәм басылмаган булырга тиеш.
“Әдәби әсәрләр нигезендә язылган пьесалар һәм инсценировкалар конкурста катнаша алмый. Авторның үз әсәрләре һәм фольклор нигезендә язылган әсәрләр булса гына кабул ителә”, - диде театрның әдәби бүлек мөдире Дилия Шаязданова.
Пьесалар 2018 елның 1 ноябреннән 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
Шорт битенә кергән пьесалар буенча ачык укулар оештырылачак. Җиңүче пьеса театр сәхнәсендә куелырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз