news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курайны Башкортстан бренды итеп теркәделәр

Башкортстан курайның барлыкка килгән урыны дип табылган.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Кичә, 1 мартта, курайны Башкортстанның территориаль бренды сыйфатында теркәделәр. Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова «Башинформ» агентлыгына Федераль интеллектуаль милек хезмәте патентын алулары хакында хәбәр иткән.

«Мондый башлангыч белән мәшһүр курайчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, Курайчылар берлегенең ул чагындагы рәисе Азат Айткулов чыккан иде. 2014 елдан башлап, республика Мәдәният министрлыгы тарафыннан әлеге юнәлештә зур эш башкарылды. Башкортстан республика символына әверелгән милли уен коралының барлыкка килгән урыны, дип табылды. Аерым алганда, патентта Уфа һәм Күмертау шәһәрләре телгә алына. Анда бөтен документларны әзерләгән Республика халык иҗаты үзәгенең филиалы урнашкан. Курайның бездә барлыкка килүен раслый торган бик күп архив материаллары җыелды», - дип сөйләгән министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100