news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курай музыкаль бренд булып теркәлергә мөмкин

Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәткә курайны музыкаль бренд итеп теркәү өчен беренче гариза бирелгән.

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәткә башкорт милли уен коралы булган курайны музыкаль бренд итеп теркәү өчен беренче гариза бирелгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

“Бүген Россиядә теркәлгән бер генә уен коралы – Тула гармуны бар. Аңа тагын курай кушылыр, дип ышанабыз”, - дигән Башкортстанда Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча Федерация Советы комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова.

“Март аенда зур семинар уздырып, анда төбәк брендын ничек итеп дөрес теркәргә кирәклеген аңлатачакбыз”, - дип билгеләп үткән Лилия Гомәрова.

Алдарак Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко сенаторларга үз төбәкләрендә икешәр бренд теркәүне йөкләгән булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100