Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Курай 2018 елда Башкортстан бренды буларак теркәлергә мөмкин
Бүгенге көндә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы халык сәнгать һөнәрчелеге реестрына кертелгән бердәнбер төбәк бренды – Тула гармуны.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Башкорт милли уен коралы - курай 2018 елда төбәкнең бренды сыйфатында теркәлергә мөмкин, дип белдерде «Парламентская газета»га Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Федерация Советы каршындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре советы утырышы нәтиҗәләре буенча палата спикеры Валентина Матвиенко һәр сенаторга киләсе ел дәвамында җирле брендларны теркәү мәсьәләләрен карарга йөкләмә бирде.
Лилия Гомәрова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы халык сәнгать һөнәрчелеге реестрына кертелгән бердәнбер төбәк бренды – Тула гармуны. Россиядә башка андый мисаллар юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз