Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кураловодан бертуган Афиногеновалар беренче тапкыр сайлауда катнашты
Сайлау участогына килү өчен кызлар гадәттәгедән иртәрәк уянган.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Волжская новь», Наталия Бузунова). Югары Осланның Куралово авылы кызлары — бертуган Нина һәм Аня Афиногеновалар беренче тапкыр сайлауда катнашкан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Кызлар бу ялларда туган төбәкләренә якыннарын күрү өчен генә түгел, гражданлык бурычын да үтәргә кайткан. Бертуганнар сайлауга иртүк торып килгән.
Нина технолог белгечлеге үзләштерсә, Анна — булачак фельдшер. Икесе дә Куралово авылы мәктәбен тәмамлаган, җирле китапханәнең актив укучылары.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Любовь Дряхлова яшь сайлаучыларны аларның тормышындагы мөһим вакыйга белән котлаган.
«Сайлауда катнашу — ул илдә тынычлык, татулык һәм тотрыклылыкны саклауга сезнең керткән өлеш. Һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайнап, илнең патриотлары булуыгызны телим», — дигән ул.
Афиногеноваларга истәлекле бүләкләр тапшырганнар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз