Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күпфатирлы йорт ишегалдында бакча ясау штраф белән яный
Россиялеләргә күпфатирлы йортның йорт яны территориясендә милекчеләрнең ризалыгыннан башка яшелчә бакчасы булдырган өчен 5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф яный ала. Бу хакта О.Е.Кутафин исемендәге университетның гаилә һәм торак хокукы кафедрасы укытучысы Георгий Пачулия хәбәр иткән.
Юрист сүзләренчә, мондый гамәлләр башка яшәүчеләрнең хокукларын бозу буларак бәяләнергә мөмкин.
«Йорт яны территориясеннән рөхсәтсез файдалану, шул исәптән гомуми җыелыш карарыннан башка яшелчә бакчасын бүлү милекчеләрнең хокукларын бозу дип танылырга һәм административ яки гражданлык-хокукый җаваплылыкка китерергә мөмкин», - дип аңлаткан Пачулия ТАСС белән әңгәмәдә.
Ул ачыклык керткәнчә, штраф күләме җир кишәрлеге кадастр бәясенең 1-1,5 процентын тәшкил итәргә мөмкин, әмма 5 мең сумнан да ким түгел.
Бакчаны милекчеләрнең гомуми җыелышы карары буенча гына булдырырга мөмкин, дип ассызыклады белгеч. «Гомуми җыелыш карарында бакчаның чикләре, аннан файдалану кагыйдәләре, шулай ук йорт яны территориясен тиешле хәлдә тоту тәртибе төгәл билгеләнергә тиеш», – дип аңлатты ул.
Пачулия өстәп әйткәнчә, йорт яны территориясе һәм күпфатирлы йорт урнашкан җир яшәүчеләрнең гомуми милке булып санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз