news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Купеда баручы пассажирлар өске урыннарны күбрәк сайлый башлаган

Агымдагы елның 15 октябреннән купедагы өске урыннарны сайлаучыларга 50 процентлы ташлама гамәлгә керде

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Купе вагоннарда юлга чыгучы поезд пассажирлары арасында соңгы вакытларда өске урыннар зур сорау таба башлаган. Моның сере гади: агымдагы елның 15 октябреннән купедагы өске урыннарны сайлаучыларга 50 процентлы ташлама гамәлгә керде. Шул сәбәпле, өске урыннарның тулылануы гадәттәгедән 20 процентка арткан.
Мәсәлән, Кировтан Казанга баручы 330 нчы поездда пассажирларга купедагы өске урын ташлама белән 861 сумга төшә. Ә шундагы ук аскы урын өчен 1632 сум түләргә туры килә. Шул ук поездның плацкарт вагонында бару исә пассажирга 736 сумга төшә. Бу хакта Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot