news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Купе һәм СВ вагоннарга билет бәясе 50 процентка төште
Ташлама киләсе елның 31 мартына кадәр гамәлдә булачак
Скопировать ссылку
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Ерак араларга йөрүче поезд пассажирларына купе һәм СВ вагоннарда бару 1 декабрьдән ярты бәясенә төшәчәк. Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтеннән алынган хәбәрләргә караганда, әлеге төр вагоннарга билет бәясе 50 процентка төшә. 50 процентлык ташлама ике очракка бүлеп карала. Барлык категория поезларда аннан купедагы югары урыннарга билет алучылар файдаланачак. Ә бәйрәм алды, бәйрәм көннәренә өстәмә билгеләнә торган поездларда бу ташлама купе һәм СВ вагоннардагы барлык урыннарга да кагыла. Бу өстенлектән киләсе елның 31 мартына кадәр файдаланып булачак.
Шулай итеп, ташламаны исәпкә алганда, купе вагонда бару бәясе плацкартта баруга, ә СВ бәясе-купеда бару бәясенә якынлашачак. Мәсәлән, 50 нче Мәскәү-Казан поездында купеның өске катындагы урында бару пассажирга нибары 828 сумга төшәчәк (ташламасыз-1575 сум). Ташламалы билетларны тимер юл кассаларында да, Интернет аша да алырга була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot