Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Күпбалалы гаиләләрне М12 һәм башка трассалардан файдаланган өчен түләүдән азат итмәкчеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиядә күп балалы гаиләләрне түләүле трассалардан файдаланган өчен акча түләүдән азат итәргә кирәк. РФ Транспорт министрлыгына шундый инициатива урын алган хат юллаганнар, дип яза «Известия» газетасы.
Россия Иҗтимагый палатасы вәкилләре шул хактагы тәкъдим белән чыккан, Дәүләт Думасы депутатлары аларны хуплаган.
«Без Аналар советы белән әлеге инициатива турында фикер алыштык. Аның мәгънәсе – ил буйлап сәяхәт итүне күп балалы гаиләләр өчен үтемле итү. Ягъни төбәкләрдәге юллардан гына түгел, алар арасындагы трассалардан да бушлай файдалану мөмкинлеге булырга тиеш. Бүген берничә баласы булган россиялеләр өчен сәяхәтләр шактый кыйммәткә төшә», - дип аңлатты парламентның түбән палатасы депутаты Татьяна Буцкая.
Шул рәвешле, авторлар дәүләт катнашында төзелгән трассаларны (М11 Мәскәү - Петербург, М12 Мәскәү - Казан, Үзәк боҗралы автомобиль юлы һ.б.) бушлай итәргә тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз