Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күпбалалы гаиләләр өчен гаилә ипотекасы ставкасын 2 процентка киметергә тәкъдим иттеләр
Гаилә ипотекасы ставкасын ике балалы гаиләләр өчен 3 процентка һәм өч балалы гаиләләр өчен 2 процентка кадәр киметергә кирәк. Бу фикерне Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.
Аның сүзләренчә, күп балалы, 35 яшькә кадәрге әти-әниләргә процентсыз ссудалар бирү яхшы булыр иде.
Сәясәтче сүзләренчә, гаиләләргә ярдәм чаралары турында фикерләшкәндә түрәләргә бу тәкъдимнәрне исәпкә алырга кирәк.
Миронов торак сатып алу үтемлелеге балалар тууны арттыруның төп факторы булып тора диде. Шулай ук ул, фракция балалар туганда ипотеканы өлешчә каплау механизмын да кертергә тәкъдим итә диде: беренче бала тугач 500 мең, икенче бала тугач 600 мең, өченче бала тугач 700 мең.
Алдарак финанс министры урынбасары Иван Чебесков Финанслар министрлыгы гаиләдәге балалар санына бәйле рәвештә гаилә ипотекасы ставкасын киметү мөмкинлеген карый дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз